Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сеул Төньяк Кореяның берничә ракета җибәрүен хәбәр итә


Көньяк Корея хакимияте Төньяк Кореяның көнчыгыш яр буеннан диңгезгә таба кечкенә радиуска очучы дүрт ракета җибәрүе турында белдерде.

Associated Press-ка Көньяк Кореяның саклану министрлыгыннан исемен күрсәтергә теләмәгән чыганак, Сеулның ракеталар 200 чакрым ераклыктан да зуррак арага оча ала, дип санавын белдергән.

Төньяк Корея зур булмаган радиуска очучы ракеталарны сынау өчен әледән-әле очырып тора, әмма пәнҗешәмбе җибәрелгән ракеталар моннан өч көн элек башланган АКШ һәм Көняк Корея күнегүләре уңаеннан булырга мөмкин дип белдерелә. Пһеньян елда була торган күнегүләрне “бәреп керүгә әзерлек сынаулары” буларак бәяли.
XS
SM
MD
LG