Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Янукович: Мине хакимияттән беркем дә бәреп төшермәде


Виктор Янукович
Виктор Янукович
Хакимияттән бәреп төшерелгән Украина президенты Виктор Янукович үзен хакимияттән беркемнең дә бәреп төшермәвен, иминлегенә куркыныч туганга илдән китүен белдерде.

Дондагы Ростов шәһәрендә үткән матбугат очрашуында чыгыш ясап ул Украинада хакимиятне азчылыктагы фашистик көчләрнең үз кулларына алуын әйтте. Аның сүзләренчә, ул Русиядән хәрби ярдәм сорамаячак.

Ул инкыйлаб вакыйгаларында, аның сүзләренчә, радикал оппозициягә теләктәшлек күрсәтүче көнбатыш илләрне гаепләде.

“Кырым үзенең киң автономиясен саклап Украина составында калырга тиеш”, диде Янукович. Аның фикеренчә, Кырымдагы бүгенге хәлләр Киевтагы бандитлар түнтәрелешенә җавп булып тора. “Кырымнар милләтчеләргә һәм бандеровчыларга буйсынмаячак”, ди Янукович.

Җомга көнне Украина Баш прокуратурасы Эчке эшләр министрлыгы һәм илнең иминлек хезмәте җитәкчеләренә Януковичны, Киевта 18-22 февраль көннәрендә күпләгән кешенең үлеменә катнашы булган 23 кешене 10 көн эчендә тоткарларга күрсәтмә бирде. Баш прокуратура Януковичны илгә кайтару соравын әзерләвен дә белдерде.
XS
SM
MD
LG