Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннар намазны ике төрле вакыт белән укымасмы?


Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз вакытларын үзгәртте. Республикада моның белән килешмәүчеләр дә бар. Алар намазны элекке вакыт белән укыячакларын әйтә.

Намазның яңа вакытын голәма шурасы әгъзасы Равил хәзрәт Бикбаев эшләгән. Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә инде күптән күтәрелеп килгән.

“Намаз вакыты кояш йөрешенә бәйле булгач аны санап була. XIX гасыр ахыры, XX гасыр башына күз салсак, галимнәр астрономик исәпләүләргә таянып, календарьлар төзи башлаганын күрербез. Узган гасыр башында бик күп календарь чыга, аларда намаз вакытлары сәгатьләп күрсәтелә. Бу 1917 елга кадәр дәвам итә. Ә менә 1920 елда фәкать кояш, чыкты, кояш баеды дигән графалар гына кала, ә намаз вакытлары күрсәтелми.

Узган гасырның 90нчы елларында календарьләрдә биш вакыт намаз янәдән күрсәтелә башлады. Ләкин андагы исәпләүләр астрономик вакытка туры килми. Сәгать ярым аерма белән төзелгән намаз вакытлары нигезендә, сентябрь аенда мәчетләрдә азан әйтелә, ә офыкта кызыллык күренеп тора. Димәк, бу намаз вакыты әле кермәгән дигән сүз. Ураза тотканда сәхәрне намазга ике сәгать алдан ашап бетерергә кирәк, дибез. Сентябрь аенда кеше ашап утыра, ә таң аткан була инде.

Әлегә кадәр намаз вакыты турында бәхәсләр булганы юк иде
Әлегә кадәр намаз вакыты турында бәхәсләр булганы юк иде
Мөселман дәүләтләрендә календарьлар астрономик хисап белән төзелә, шуңа күрә бу проблема күптән күтәрелеп килде, ул бары тикшерелеп бетмәү сәбәпле халыкка чыгарылмады. Госман хәзрәт Исхакый мөфти булганда ук бу эшне голәма шурасына кушкан иде. Илдус хәзрәт заманында да ул каралды. Ә менә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин моны эшләп бетерергә кушты һәм ахыргы пленумда мөхтәсибләр тарафыннан яңа календарь кабул ителде.

Безгә ошбу мәсьәлә йөкләтелгәч без астрономик хисапны өйрәндек, градусларны тикшердек һәм аларны бездәге чын барлык белән чагыштырдык аяз көннәрне, таң атуны офык кызыллыгы бетүне безнең мөселман егетләребез авылларда күзәтеп бардылар.

Астрономик хисапка килгәндә, ул кояш баегач офыктан югала һәм ул горизонттан ерагайган саен, безгә күренгән шәфәкъ кызыллыгы кими, аннан соң аклыгы бетә, җиһанны караңгылык баса, бернәрсә күренми башлый. Ул 15 һәм 18 градуслар белән билгеләнелә. Шуңа күрә иртәнге якта кояш 18 градуска җиткәч, таң беленергә керешә, 15 градуска җиткәч, кызыллык башлана. Көн әкренләп яктыра, кояш чыга. Ә кич киресенчә, 15 градуска җиткәч – шәфәкъ кызыллыгы, 18 градуста аклыгы бетә. Ә менә җәй көне, безнең җирлектә кояш искә алынган градуслардан түбәнрәк төшми һәм шул сәбәпле безнең җирлектә шәфәкъ кызыллыгы һәм аклыгы бетми, чөнки кояш 18 градуска төшеп җитәргә өлгерми, таң ата башлый, ягъни таң һәм кояш баю аклыгы кушыла.

Авылларда коаш һәм ай йөрешен күзәтеп барганнар
Авылларда коаш һәм ай йөрешен күзәтеп барганнар
Бу вакытта ничек намаз укырга? Бу проблема турында татар галимнәре күп язган. Безнең Мәрҗәни хәзрәтнең бу хакта, ягъни ясига намазы кермәгәндә нишләргә дигән "Назурател – хак" китабы бар. Менә шуңа астрономик хисаплау нигезендә 5 майдан алып 8 августка ясига намазынын ахырын һәм иртәнге намазының башын билгеләп булмый, ул вакытта без сәгать белән санауга күчәбез. Чөнки башкача хисаплау мөмкин түгел. Җәйге көннәрдә ястү намазын кояш баеганнан сәгать ярымнан соң укырга ярый, ә сәхәр вакытын кояш чыкканчы ике сәгать дип билгеләдек, аны ошбу мәсьәләне тикшергән галимнәр сүзенә таянып эшләдек.

Иртәнге намаз, таң атып, офыкта аклык тарала башлагач керә, кояш чыкканчы дәвам итә. Өйлә намазын зәвәл вакытыннан соң, ягъни кояш иң бөек ноктага менеп, баю ягына авыша башлагач укыйбыз. Икенде намазы кояш иң биек ноктадан авышканнан алып ул вакытта булган шәүләне исәпләмичә бер әйбернең шәүләсе ике тапкырга арткач башлана һәм кояш баеганчы дәвам итә. Ахшам намазы кояш баегач керә һәм офыктагы кызыллык беткәнче бара, аннары ястү намазы укыла. Аны иртәнге намазга кадәр укырга була. Ләкин һәр намазны ахырга калдырмыйча, вакыты керү белән укырга тырышырга кирәк.

Шулай да элек укылган намазлар дөрес була, чөнки алар Диния нәзарәте тарафыннан төзелгән календарьга таянып башкарылган. Ә яңа календарь чыкканнан соң шуны куллану һәрберебезгә дә тиешле", ди ул.

Килешмәүчеләрнең үз фикере

90нчы елларда беренчеләрдән булып Татар мөселман календарен чыгаручы Фәния Хуҗиәхмәт бу намаз вакытлары белән килешмәвен һәм якын араларда бу мәсьәлә хакында мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Равил Гайнетдин белән сөйләшергә җыенуын әйтә.

Фания Хуҗиәхмәт
Фания Хуҗиәхмәт
"Дүшәмбе безне, календарь чыгаручыларны мөфтияткә җыйдылар һәм сүз бирделәр. Мөфти үзе юк иде, әмма урынбасары бар иде. Ә бәлкем киләсе елга сездән дә акыллырак егетләр укып кайтса һәм алар иске, дөрес хәлгә кайтарганда сезгә кыен булмасмы, дидем. Арчада ул кояшны күзәтеп барган нинди галимнәр булсын. Безнең әби-бабайлар укыган бит әле. Казый Җәлил хәзрәт тә моның белән килешми”, диде.

Җәлил хәзрәт Азатлык радиосына бу хакта сөйләргә теләмәде.

“Бу мәсьәләдә мөфти генә сүз әйтә ала, без сүз әйтә алмыйбыз. Сез миннән сорамагыз инде”, дип кенә җавап кайтарды.

Фәния Хуҗиәхмәт киләсе елгы калдендарьда намаз вакытларын искечә калдырачагын әйтә.

“Мин ничек бардык, шулай калдырачакмы, чөнки мин килешмим һәм ни өчен килешмәгәнне календарымда аңлатачакмын.

Мин үзем астрономик обсерваториядән Маргарита Кибардина белән киңәшләшеп эшләдем. Намазны билгеләүдә кояшның һәм айның хәрәкәте генә кирәк. Башка беркем кирәкми, мин аны үзем дә санап чыгара беләм”, диде ул.
XS
SM
MD
LG