Accessibility links

Мәскәүдә оппозиция сугышка каршы митинг уздыру өчен гариза тапшырды


Оппозиция вәкилләре 15 мартта сугышка каршы марш уздыру турында Мәскәү мэриясенә гариза җибәргән.

Протест чаралары комитеты вәкиле Петр Царьков сүзләренчә, оештыручылар Тверская урамында йөреш уздырып, Революция мәйданында митинг үткәрмәкче. Барлыгы 50 мең кешенең катнашуы планлаштырыла.

Бүген кич Мәскәүдә сугышка каршы җыен планлаштырылган. Анда катнашучылар саклану министрлыгы бинасы янында «Путин Русиясенең Украинага агрессиясенә каршы», «Кырымны басып алуга каршы» кебек шигарьләр тотып торачак.
Шулай ук бүген Петербурда якшәмбе көнне оешкан сугышка каршы коалиция почта аша Русия президенты Путинга хат юллаячак. Анда «Сугыш-юк. Без түбәндә имзаларыбызны куючылар Русия хакимиятеннән бәйсез Украинага каршы көч куллануның төрле формаларын туктатуны таләп итәбез» диелгән.

Шул ук вакытта Русиянең кайбер шәһәрләрендә Кырымдагы урыс телле халкыны яклаган акцияләр уза. Иркутскида мондый чарада дүрт меңләп кеше катнашкан.
XS
SM
MD
LG