Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татар, уян!” сәхифәсе башлыгына өч айда штрафны түләп бетерергә кушылган


Интернетта бәйсез “Татар, уян!” сәхифәсен оештыручы Радик Нуретдинны узган елның 26 сентябрендә Бөре районы мәхкәмәсе 80 мең сум штрафка хөкем иткән иде. Ул АКШта яшәүче галим һәм милләпәрвәр Вил Мирзаяновның “Татар милли идеясе һәм идеологиясе” исемле мәкаләсен урнаштыру өчен хөкем ителде.

Нуретдин бу карар белән риза булмыйча югары мәхкәмәгә биргән иде. 25 ноябрь Башкортстанның югары мәхкәмәсе бу эшне карап, Бөре районы мәхкәмәсенең карарын көчендә калдырды.

Шуннан соң Радик Нуретдин пенсиясенең бер өлешен ай саен түләп барган, ләкин мәхкәмә карарының үтәлешен тикшерүчеләр моның белән ризалашмыйча кабат аны мәхкәмәгә биргән.

Утырыш 6 мартта узды. Бу көнгә кадәр Нуретдин 80 мең сум штрафның 61 меңен түләгән булган. Мәхкәмә аңа алдагы өч ай эчендә штрафны түләп бетертү турында карар чыгарган.

"Минем пенсиям ун меңгә дә тулмаган. Шулай булуга карамастан, милләттәшләр ярдәме белән штрафның шактый өлешен түләгән идем. Мәхкәмәдә башта мине утыртып кую белән янадылар, аннан өч ай эчендә түләп бетерү турында карар чыгардылар. Мин әлеге эшне Европа кеше хокукларын яклау мәхкәмәсенә бирергә җыенам. Чөнки Вил Мирзаяновның ул мәкаләсен экстремист эчтәлекле дип исәпләмим. Ул миңа һәм минем ише хөр фикерле кешеләргә сабак укыту өчен эшләнде”, диде Нуретдин Азатлыкка.
XS
SM
MD
LG