Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ сенаторлары Русияне Футбол федерацияcеннән чыгаруны сорый


АКШ сенаторлары Марк Кирк һәм Дэн Коутс Халыкара Футбол федерацияcенә Русияне 2018 елда дөнья футбол беренчелеген уздыру хокукыннан мәхрүм сорый. Алар шулай ук Русиянең әгъзалыгын туктатып торуны сорап халыкара ферерация башлыгы Зепп Блаттерга мөрәҗәгать юллады.

Бу белдерүләрендә алар Футбол федерацияcе низамнәмәсендәге бер маддәгә нигезләнә. "Аерым бер ил яки кешегә каршы расачыл, дини яки сәяси дискриминация була алмый", диелгән бу маддәдә. Русияне Кырымда бу маддәне бозуы телгә алына.

20 ел элек Футбол федерацияcе бу низамнамә нигезендә Югославияне 1992 елда Европа чемпионаты һәм 1994 елда дөнья беренчелегендә катнашуын тыйды.
XS
SM
MD
LG