Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес Кырым һәм Украин халкына мөрәҗәгать белән чыкты


Кырымтатар Милли Мәҗлесе мөрәҗәгатендә Кырым һәм бөтен Украина өчен гадәти булмаган вакыт икәнлеге әйтелә. "Без Кырымда яшәүчеләрнең барсының да ярымутарвыбызның киләчәге өчен борчылуына инанбыз, һәм шулай ук бу бөтенебез өчен куркыныч булган кризисны чишү җаваплылыгын бүлешергә әзер икәнлегенә ышанабыз", диелә мөрәҗәгатьтә.

Мәҗлес иң беренче чиратта нинди максатларга ирешергә теләгәнен дә белдерә. Нинди милләттән һәм нинди диннән булуларына карамастан ярымутрауда яшәүчеләрнең иминлеге тәэмин ителергә, кешеләрнең, дини һәм этник берәшмәләрнең хокуклары, Украинаның бөтенлеге сакланырга диеш диелә. Моның өчен мәҗлеснең тыныч сәяси һәм дипломатик мөмкинлекләрне куллануы да әйтелә.

Мәҗлес кан коюны булдырмау, Украинаның бөтенлеген саклау өчен үзенең халыкара оешмаларга, дөньяның әйдәп баручы илләре җитәкчелегенә мөрәҗәгатьләр юллаганын, Украина хөкүмәтеннән кичекмичә чаралар күрүне сораганын да җиткерә.

Күпмилләтле Кырым җәмгыяте үзе эчке каршылыкларны хәл итә, экстремистик һәм радикал эчтәлектәге янауларны кире кага ала, диелә Мәҗлес белдерүендә.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG