Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә зур шәһәр башлыкларын сайлауны кире кагарга җыеналар


Бу канун кабул ителгән очракта реформа 67 шәһәргә кагылачак. Аның эченнән 56-сы төбәк башкаласы булып тора. Башлыклар шәһәр депутатлары арасыннан сайланачак. Шәһәр парламенты исә район хакимиятләре әгъзаларыннан төзеләчәк.

Бу канун өлгесен “Бердәм Русия” һәм ЛДПР дан булган федерация шурасы әгъзалары һәм депутатлар тәкъдим иткән. Өлгегә аңлатма язуында Русиядәге мегополисларда зур матди мөмкинлекләре булган хакимият халыктан аерылган һәм бу эффектив түгел, коррупциягә юл ача диелгән.
XS
SM
MD
LG