Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина омбудсмены: Кырымда яшәүгә хокуклар бозыла


Украина Югары Радасында кеше хокуклары өчен җаваплы Валерия Лутковская Кырымда яшәүгә хокуклар бозыла, шул исәптән хәрбиләрнең дә, шулай ук мәгълүмат иреге һәм аны алу да кысыла дип белдерде.

“5 канал” эфирында Лутковская Кырымдагы Украина хәрбиләренең һәм аларның гаиләләренең зур басым астында булуларын, тормышлары өчен куркулары турында да сөйләде.

Кырымда журналистлар, Евромайдан активистлары һәм хокук яклаучылар югала. Төбәктә мәгълүмати сугыш баруын, мәгълүматны асылда Русия каналлары гына бирү турында да ассызыклады омбудсмен.

Ул үзенең кырымнарның хокуклары бозылуы турында Кырым югары шурасына һәм андагы депутатларга мөрәҗәгать иткәнлеге турында да әйтте.
XS
SM
MD
LG