Праганың Вршовице районында Кырымга бәйле исемнәр белән аталган берничә урам бар. Соңгы көннәрдә ул урамнарның кайберләрендә "Крымска", "Севастопольска", "Черноморска" исемнәре өстенә, Русиянең гамәлләренә протест йөзеннән, "Руска?" дигән исем ябыштырып чыкканнар.