Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан татарлары милләт киләчәген кайгырта


Чуашстан татарлары милләт киләчәген кайгырта
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:17 0:00

Чуашстан татарлары милләт киләчәген кайгырта

Март башында Чабаксарда "Чуашстан республикасы территориясендә тарих, гореф гадәтләр һәм ислам мәдәнияте" дигән темага фәнни-гамәли конференция үтте.

Чуашстандагы татар авыллары мәктәп укучылары чыгышларыннан торган конференциядә Мәскәү, Чуашстан, Татарстан галимнәре дә катнашты. Егермегә якын доклад тыңланган чарада Чуашстанның Батыр һәм Комсомол районнары укучылары үз якларының гореф-гадәтләре, туй йолалары, авыл тарихы, шаҗәрәләр, мәгърифәтчелек, 1937 елгы репрессия һәм башка темаларда үз фикерләрен белдерде.

Конференциядә кунак буларак катнашкан Казан галиме Азат Ахунов җирле төбәк тарихыннан зур тарих барлыкка килә дип, укучыларны үз якларының тарихын яхшылап өйрәнергә өндәде.

Чуашстан татарлары автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов исә мондый конференцияләрне ике максаттан чыгып оештыруларын җиткерде.

"Беренчедән, без, Чуашстан татарлары, республика күләмендә үзебезнең тыныч, иркен яшәвебезне күрсәтергә телибез. Икенчедән, без үзебезнең татарларга үз барлыгыбызны күрсәтергә тиешбез һәм бу барлыгыбызны практик яктан гына түгел, фәнни яктан да күрсәтергә кирәк. Фәннилекне киләчәк буынга без җиткезмәсәк һәм киләчәк буын аны бездән алып үзләреннән соң киләчәк буынга күчермәсә милләтнең киләчәге була алмый. Нәкъ менә шуны күздә тотып без Чабаксарда әлеге конференцияне уздырабыз да инде", диде ул.

Казаннан килгән галим Рәшит Галләм әлеге конференция киләчәккә багышланган булуы белән, башка чаралардан аерылып торды, дип әйтте.

"Бу конференция Чуашстандагы татар яшьләрен берләштерү, аларны үз төбәкләренең тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнү юнәлешендә активлаштыру рухында үтте. Чыгыш ясаучыларның барысы да татар мәктәпләрендә укучылар иде. Аларның докладлары бик кызык эчтәлекле иде. Һәр чыгышның юнәлеше, идеясы бик мәгънәле булды. Бу конференция алга таба пенрспективага юнәлтелгән иде", дип белдерде галим Рәшит Галләм.
XS
SM
MD
LG