Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа министрлары 21 кешегә чикләүләр кертү турында килеште


Европа Берлеге тышкы эшләр министрлары Русиядән 13 һәм Украинадан 8 кешегә виза чикләүләре кертү һәм банк хисапларын туңдыру турында килеште. Якын көннәрдә тагын башка төрле чикләүләрнең игълан ителүе көтелә.

21 кешедән торган исемлек дүшәмбе кич хәбәр ителәчәк. Европа Берлеге белән Киевтагы яңа хөкүмәт арасында Ассоциация килешүен имзалауга әзерлек сөйләшүләре 21 март җомга көнне үтәчәк.

Кырымдагы Русия яклы хөкүмәт ярымутрауның бәйсезлеген игълан итте. Референдумда катнашучыларның 97% Кырымның Русиягә кушылуын яклап тавыш бирде.

АКШ Русиядән җиде кешегә, алар арасында президентның ике ярдәмчесенә чикләүләр кертүе турында белдерде.
XS
SM
MD
LG