Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИТАР-ТАСС Советлар берлеге заманындагы исеменә кайта


ИТАР-ТАСС мәгълүмат агентлыгы Советлар берлеге заманындагы исеменә – ТАССка кайта.

“Российская газета” хәбәр итүенчә, бу агентлыкның 110 еллыгын үткәрүгә багышланган оештыру җыелышында әнә шундый карарга килгәннәр.

ТАСС – Советлар берлегенең телеграф агентлыгы (“Телеграфное агентство Советского Союза”) исеменә кайтуны утырышта катнашкан һәркем хуплаган. Агентлыкның оештыручысы - Русия хөкүмәте хуплагач бу исем көчкә керәчәк дип белдерелә.
XS
SM
MD
LG