Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Киртәләрсез шәһәр”: Казан тукталышларында инвалидлар кыен хәлдә


"Тукай мәйданы" тукталышындагы автобус күрсәткече
"Тукай мәйданы" тукталышындагы автобус күрсәткече
“Киртәләрсез шәһәр” инициатив төркеме Казан башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Абделхаковка инвалидлпарның тукталышларда бик кыен хәлләргә калуы турында белдерде.

“Күпләгән тукталышлардагы кайсы автобус туктаганны белдергән тактага һәм шулай ук электрон күрсәткечләргә реклам кәгазьләре ябыштырылган. Бу пассажирларны, бигрәк тә саңгырау инвалидларны кыен хәлгә куя”, диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.

“Киртәләрсез шәһәр” тукталышлардагы күрсәткечләрне даими чистартып торуны оештырырга чакыра.
XS
SM
MD
LG