Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Кырымның кушылуы хупланды, кырымтатарлар телгә алынмады


Кырымның Русиягә кушылуын хуплаган җыен. 18 март 2014
Кырымның Русиягә кушылуын хуплаган җыен. 18 март 2014

18 апрель Уфада Кырымның Русиягә кушылуын хуплаган “Көнчыгышка хәрәкәтне туктатыйк!” гомумхалык җыены узды. Анда Путинга мәдхия укылды, кырымтатарлар турында бер сүз дә яңгырамады.

Чара башкаланың Спорт сарае каршындагы мәйданда узды. Анда ике меңгә якын кеше катнашты. Күпчелекне яшьләр тәшкил итте. Кулларда “Фашизм барып чыкмаячак!”, “Кырым, без синең белән!”, “Үзебезнекеләрне сатмыйбыз!”, “Бендеровчылар, Кырымнан кулыгызны алыгыз!”, “Кырым референдумына халыкара танылу!”, “Мәйдан барып чыкмаячак!”, “Кырым, Уфа синең белән!”, “Обама, Аляскаңны кара!”, “Украинада фашизмга юл юк!” һәм башка шундый эчтәлекле шигарләрне күрергә була иде.

Чараны Башкортстан халыклары ассамблеясы оештырган. Анда фиркаләр, ветераннар, яшьләр, милли, спорт, студентлар оешмалары вәкилләре чакырылган. Фиркаләрдән “Бердәм Русия” һәм Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов җитәкләгән “Русия патриотлары” байракларын күрергә була иде. Татар-башкорт җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре чарада катнашмады. Шулай да төркмән, украин кебек халыкларның милли оешмалары вәкилләре җыенга килгән иде.

Уфада Кырымның Русиягә кушылуын хуплаган җыен
Уфада Кырымның Русиягә кушылуын хуплаган җыен

Чыгышларның эчтәлеге бертөрле булды. Анда Кырымның Русиягә кушылуына хуплау белдерелде, Путинга мәдхия укылды. Украинада милли мәсьәләләрдә эзәрлекләүләр баруы, илнең канунлы президентының эзәрлекләнүе, ил белән идарә итүчеләрнең канунсыз булуы әйтелде.

Башкортстан хатын-кызлары оешмасы рәисе Рәшидә Солтангалиева:

“Уфа - Украинаның икенче башкаласы кебек. Чөнки без тугандаш. Икенче дөнья сугышы елларында Украинаның Уфага бик күп оешмалары күчерелде. 1944 елда Башкортстаннан Украинага мал куып алып бару вакыйгасын да искә төшерәсе килә. 450 сыер малын 21 кеше Учалыдан Харьковка куып алып барган. Ул кешеләрнең дүртесе - хатын-кыз, калганнар үсмерләр булган. Алар 9 ай буена барганнар. Юлда нибары дүрт сыерлары үлгән. Без элек-электән бер-беребезгә ярдәм итеп яшибез. Без - бергә!” диде.
Җыендагы шигарләр
Җыендагы шигарләр

Җыенда кырымтатарлары турында бер сүз дә яңгырамады.

Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп алып барылды.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда Кырымда узган референдум нәтиҗәләре буенча Кырымның Русиягә кушылуының канунлы булуы әйтелгән. Илдә тагы бер субъект артуга хуплау белдерелгән. Чит илләрнең моны танымавы уңаеннан борчылу да әйтелгән.

Җыендагы шигарләр
Җыендагы шигарләр
XS
SM
MD
LG