Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар халкының чираттан тыш корылтае 29 мартка билгеләнде


Якшәмбе көнне Кырымтатар мәҗлесенең киңәйтеләгән утырышында VI чакырылышның чираттан тыш корылтаен 29 март уздыру турында карар кабул ителде. Корылтайның көнтәртибе якын көннәрдә игълан ителәчәк, дип белдерде мәҗлеснең матбугат вәкиле Ләйлә Мөслимова.

28 мартта исә Украина Югары радасы депутаты Мостафа Җәмилевның Нью-Йоркта БМО Иминлек Шурасында чыгышы көтелә.
XS
SM
MD
LG