Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга Русия мәгариф министры Ливанов һәм мәдәният министры Мединский килә


Бүген Казанга Русия мәгариф министры Дмитрий Ливанов һәм Русия президентының Идел буе бүлгесендәге вәкиле Михаил Бабич киләчәк. Русия хөкүмәт башлыгы Дмитрий Медведев белән алар “КАПР-Крмпозит”, “КАИ-Лазер”, Navigator Campus оешмаларында булачак. Моннан тыш Казан энергетика университетын караячаклар.

Шулай ук бүген Казанга Русия мәдәният министры Владимир Мединский да килә. Бизнесс-Online язуынча, ул кич белән Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков белән бергә Татарстанда мәдәният елын ачу тантанасында катнашачак.
XS
SM
MD
LG