Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украинада “Уң сектор” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Музычко үтерелгән


Украинадагы “Уң сектор” хәрәкәте җитәкчеләренең берсе Саша Билый буларак билгеле Александр Музычко Ровно өлкәсендә җинаятьчел төркем вәкилләрен тоткарлау чарасы вакытында каты яраланып соңыннан вафат булган.

Бу хакта Киевта брифингта Украина эчке эшләр министры урынбасары Владимир Евдокимов белдерде. Аның сүзләренчә, тоткарлау вакытында Музычко көч структураларына каршы ут ачкан.

Март башында хулиганлык һәм хокук саклау хезмәткәрләренең кануни эшчәнлегенә каршылык күрсәткән өчен Музычкога карата җинаять эше ачылган иде. 12 мартта ул эзләүгә игълан ителде.

Узган төндә Ровно янындагы “Три карася” кафесында көч структуралары махсус чара уздырды. Анда өч кеше тоткарланган, аларда кораллар булган. Тоткарланганнар Киевтагы тикшерү комитетына сорау алуга китерелгән.

Музычко Көнбатыш Украинада “Уң сектор” үтмилләтчел хәрәкәте лидеры иде. Русиядә аңа карата җинаять эше ачылды. Ул Чечняда Русия хәрбиләрен үтерүдә шикләнелде. Музычко Чечняның беренче президенты Җоһар Дудаевның тән сакчысы иде. Мәскәү аны халыкара эзләүгә бирде һәм мәхкәмә аны тоткарлауга рөхсәт бирде.
XS
SM
MD
LG