Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азатлыкта яңа Кырым сәхифәсе эшли башлады


Азатлык радиосының украин редакциясе Кырым сайтын ачты. Ул кырымтатарча (tatar.krymr.com/) һәм урысча (ru.krymr.com) эшли, тиздән анда украина телендә дә яңалыклар һәм мәкаләләр урын алачак.

16 марттагы референдумнан соң, Русиянең Кырымны аннексияләве халыкара дәрәҗәдә күп каршылыклар тудырды. Бу атнада узган Зур җиделек утырышында катнашучылар злеге хәл халыкара кануннарга каршы килә, дип белдерде.

Баш бинасы Прагада булган Азатлык радиосы үз тапшыруларын 21 илдә 28 телдә алып бара.
XS
SM
MD
LG