Accessibility links

Кайнар хәбәр

Malaysia Airlines ширкәтенең югалган очкычын эзләү дәвам итте


Һинд океанының көньяк суларында Malaysia Airlines һава ширкәтенең югалган очкычын эзләү бүген кабат башланды. Кичә начар һава торышы сәбәпле, ул туктатылган иде. Эзләүдә төрле илләр катнаша һәм ул 2,5 мең чакрымда Перт австралия шәһәреннән көньяк-кунбатышка таба алып барыла. Берничә көн элек шул тирәдә очкыч калдыклары булырга мөмкин әйберләр табылган иде.

Malaysia Airlines ширкәте очкычта якыннары булганнарның туганнары Австралиягә китерүгә ярдәм итәргә әзерлеген белдерде. Австралия хөкүмәте аларга виза бирергә ниятли.

"Боинг-777" очкычы радарлардан 8 март көнне Куала-Лумпурдан кузгалып бер сәгатьтән соң югалган. Очкычта барлыгы 239 юлчы булган. Алар Пекинга очкан.
XS
SM
MD
LG