Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күпчелек американнар Русиягә каршы чикләүләрне хуплый


Русиянең Кырымны аннексияләвенә һәм Украинага янаулар белдерүенә карата җавап буларак АКШ президенты Барак Обаманың Мәскәүгә керткән чикләүләрен американнарның 56% хуплый. CBS телеширкәте уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны крсәтә.

Шул ук вакытта сораштырылганнарның 50%ка якыны президент Обаманың Русия-Украин низагына карата кылган гамәлләреннән канәгать түгел. Аны 38% халык кына яклап чыккан.

Чикләүләр кертүне хуплаучыларның исә өчтән бер өлеше генә аның уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышана.

Сорашытыруда катнашучыларның 70% Русия һәм Украина арасындагы низаг киңәячәк һәм башка илләр, шул исәптән Европаның кайбер илләренә дә кагылачак дип саный. 27% исә бу хәлләрнең ихтималлыгын бик зур дип бәяли.
XS
SM
MD
LG