Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: «АКШ һәм НАТО Украинаны контрольдә тотарга теләми»


АКШ президенты Барак Обама һәм НАТО генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен чәршәмбе көнне Көнчыгыш Европада НАТОның ролен ныгытуны яклауларын белдерде.

Украина тирәсендәге хәлләргә бәя биреп, Расмуссен НАТОның Киев белән хәрби хезмәттәшлекне, шул исәптән украина хәрби көчләрен модернизацияләүне арттырырга әзерлеген әйтте.

«Без Украина суверенитеты һәм төбәк бөтенлеген яклауда нык торабыз», диде ул.
Расмуссен белән Брюссельдә очрашкан Обама НАТО әгъзасы булмаган Украинада хәрби чаралар мөмкинлеген кире какты. Обама Украина җирендә көч куллану өчен Русиягә тәнкыйть белдерде, әмма шул ук вакытта АКШ һәм НАТОның Мәскәү белән нмзмгка керергә теләмәвен һәм Украинаны контрольдә тотуда кызыксынулары булмавын әйтте.

«Сүз чираттагы «салкын сугыш» турында бармый», дип өстәде Обама Брюссельдәге сөйләшүләргә нәтиҗә ясап.
XS
SM
MD
LG