Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Русия Украина турында килешә алмады


Лавров (с) һәм Керри Русиянең Франциядәге илчелегендә очрашуда
Лавров (с) һәм Керри Русиянең Франциядәге илчелегендә очрашуда
Якшәмбе кич Парижда АКШ Дәүләт Секретаре Джон Керри һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның дүрт сәгать дәвам иткән очрашуыннан соң Керри АКШ илчелегендә американ журналистлары белән очрашуда Русиягә ясалган тәкъдимнәр турында әйтте.

Тарафлар Кырым тирәсендә туган вазгыятьне дипломатик чаралар белән хәл итү кирәклеге мәсьәләсендә килешкән, әмма моның өчен нинди чаралар күрү кирәклеге турында сүз булмаган, дип хәбәр ителә.

АКШ Русиянең Украинада милли азчылыклар хокукларын яклавын, телләр проблемасын чишүен, халыкара күзәтүчеләрне кертүен, Кырымдагы кораллы төркемнәрне таратуын тәкъдим иткән. Украинаның язмышын бары тик Арсений Яценюк җитәкчелегендәге яңа хөкүмәт хәл итә ала, диде Керри. АКШ Секретаре Русиянең Кырымдагы гамәлләрен "канунсыз" дип атаган.

Шулай ук Русия гаскәрләрен Украина чик буеннан алу турында да Лавров белән Керри килешә алмаган.
XS
SM
MD
LG