Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азнакайда авыру үлемендә гаепле дип шикләнелгән табибка җинаять эше ачылган


Тикшерү белдерүенчә, 53 яшьлек табиб Рөстәм Шәйхетдинов ашыгыч ярдәм чакыруга ук авыруны хастаханәгә салырга кирәк дип тапмаган.

14 гыйнварда Азнакайда яшәүче Роберт Хәйруллин ашказаны нык авыртканга ашыгыч ярдәм чакыра. Табиб аны карагач аш казаны җәрәхәте ныграк авырта башлаган дигән диагноз куя, әмма хастаханәгә алып китми.

Алдагы көнне Хәйруллин ныграк авырый башлаганга тагын ашыгыч ярдәм чакыра, аны хастаханәгә салалар һәм операция ясыйлар. 17 гыйнварда ул үлеп китә.

Тикшерү Рөстәм Шәйхетдинов диагнозны дөрес куймаган һәм вакытында хастаханәгә салмаган дип белдерә.

1 апрельдә Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышына килгән республиканың Тикшерү комитеты рәисе Павел Николаев, 2013 елда 30 табиб эш урыннарындагы хаталары өчен хөкем ителгән, 99 медицина хезмәткәрләре административ җәзалар алган, табиблар ваемсызлыгы нәтиҗәсендә 37 кеше үлгән, дип белдерде.

Николаев бу хәлне җитәкчелектән тиешле контроль булмавы, статистиканы яхшы итеп күрсәтү теләге, табибларның белемен арттыру өчен чаралар күрелмәү белән аңлатты.

Казан хокук яклау үзәге хәбәр итүенчә, соңгы биш елда табибларга зарланып мөрәҗәгать итүчеләрнең саны 2.8 мәртәбә арткан.

Утырыштан соң икенче көнне үк Республика наркодиспансерының баш табибы һәм Минзәлә үзәк хастаханәсе баш табибы эшләреннән алынды.

Шулай ук Актаныш хастаханәсе җитәкчесенең үз теләге белән китүе турында хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG