Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстанда Германия журналисты һәлак булды


Әфганстанның көнчыгышында полиция киемендәге берәү ут ачып Германия журналисты Ниендригхаусны үтерде, аның белән эшләгән Канада журналисты Кэти Ганнонны яралады. Һөҗүм Һост каласы янында булган. Хатын-кызларның икесе дә Associated Press мәгълүмат агентлыгына эшләгән булган.

2005 елда Аня Ниендринхаус 11 ир фоторәссам арасында Гыйрак сугышын яктырткан өчен бүләк алган бердәнбер хатын-кыз булган.

Шимбә көнне Әфганстанда сайлаулар үтә, Талибан тавыш бирүне өзү өчен һөҗүмнәр белән янады.
XS
SM
MD
LG