Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалган “Боинг-777” очкычы сигналлары булырга мөмкин урынга өстәмә кораблар җибәрелде


Һинд океаны районына сигналлар булган җиргә Австралия эзләү очкычлары һәм кораблар җибәрде. Әлеге сигналлар Малайзия һава ширкәтенең югалган очкычының “кара тартмалары” сигналлары булырга мөмкинлеге әйтелә.

Австралия эзләү координация үзәге башлыгы Ангус Хьюстон сүзләренчә, хәзер аларның төп максаты әлеге сигналларның чыннан да югалган очкыч белән бәйле булуны раслау яки кире кагу.

Шимбә көнне халыкара эзләүдә катнашучы Кытай көймәсе шул ук урында 90 секунд дәвам иткән сигналны ачыклаган иде.

“Боинг-777” эзләү 8 марттан бирле дәвам итә. Очкычта 239 юлчы булган.
XS
SM
MD
LG