Accessibility links

Кайнар хәбәр

Маҗарстанда сайлауда “халыкның мәнфәгатен кайгыртучылар” җиңде


Маҗарстан премьер-министры Виктор Орбан якшәмбе булган парламент сайлавында җиңүен белдерде. Үзе җитәкчелегендәге “Фидес” фиркасе тарафдарлары алдында чыгыш ясап, Орбан “тавыш бирү нәтиҗәләре хөкүмәтнең дөрес сәясәт алып баруын күрсәтә”, диде. 2010 елда хакимияткә килгән фирканең максаты - эшсезлекне киметү, гаилә кыйммәтләрен һәм Маҗарстанның суверенлыгын яклау.

Тавышларның 99% саналган хәлдә “Фидес” өчен сайлаучыларның 44% тавыш биргән булып чыга. Бу нәтиҗә аларга 199 урынлык парламентта 133 урын бирә.
Моның кадәр күп урынга ия булган Орбан фиркасе Конституциягә үзгәрешләрне башкалар белән киңәшләшмичә дә кабул итә ала, дигән сүз.

Социалистлар 38 урын алачак, үтә уңчыларның “Йоббик” фиркасенә 23 урын кала.

Европа Берлеге Виктор Орбанны соңгы елларда “демократия нигезләрен какшату” өчен тәнкыйтьләп килә, ләкин үз илендә аның абруе зур. Орбан хакимияткә килгәч бар дөнья буйлап маҗарларны якларга чакырып, моның өчен хәтта Европа Берлегеннән чыгарга әзер булганын да белдергән иде.
XS
SM
MD
LG