Accessibility links

Кайнар хәбәр

HRW Русиядән “Кавказ халыклары ассамблеясе” президентын азат итүне сорады


Кутаевның Игорь Каляпинга биргән язмасы
Кутаевның Игорь Каляпинга биргән язмасы
Халыкара хокук яклау оешмасы Human Rights Watch “Кавказ халыклары ассамблеясе” президенты Руслан Кутаевны кичекмичә азат итүне сорады. Хокук яклаучылар шулай ук Кутаевны җәзалауны җентекле тикшерүне дә таләп итте.

Кутаев 2014 елның 20 февралендә Гехи шәһәрендә наркотиклар саклауда гаепләнеп кулга алына. Ул кулга алынганчы ике көн элек “Чечен халкы золымы” дип аталган конференциядә Чечня президенты Рамзан Кадыйровны тәнкыйтьләгән була.

Чечнядагы хокук яклаучы Игорь Каляпин Урус-Мартан районының эчке эшләр бүлегендә Кутаев белән очрашкач, аның тәненең күп өлешендә күгәргән урыннар барлыгын һәм ике кабыргасы сынган дип белдерә. Соңыннан Кутаев үзенең адвокаты аша кыйнауларын һәм электр тогы белән җәзалауларын да җиткерә. Җәза вакытында Кадыйров аппараты җитәкчесе һәм Чечня эчке эшләр министрлыгы башлыгы урынбасары да булган. Кутаев сүзләренчә, җәзалаулар берничә сәгать дәвам иткән һәм ул наркотиклар сакладым әйтергә мәҗбүр булган.

Хокук яклаучылар фикеренчә, чечен һәм ингуш халкының ватаннарыннан сөрелүнең 70 еллыгын үткәртмәгән өчен Кадыйровны тәнкыйтьләгәнгә һәм конференция үткәргәнгә Кутаевны ябып куеп җәзалап, кыйнап үч алалар.

Русия кеше хокуклары вәкиле һәм Русия президентының кеше хокуклары шурасы башлыгы Кутаевка иминлек тудыру өчен илнең баш прокуратурасына аны башка төбәккә күчерү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Алар да Кутаевны җәзалауны тикшерүне сорады. Әмма баш прокуратура бүгенгә кадәр җавап бирмәде.
XS
SM
MD
LG