Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы Горбачевны мәхкамәгә тарту таләбе белән чыкты


Михаил Горбачев
Михаил Горбачев
Русия думасында Советлар берлеге таркалган вакыйгаларны тикшерү таләбе белән баш прокуратура исеменә мөрәҗәгать әзерләнде. Депутатлар аның нигезендә җинаять эшләре кузгатылыр һәм шул исәптән соңгы совет җиткәчесе Михаил Горбачевкага дип өметләнә. Бу хакта “Известия” газеты яза.

Бу документта Советлар берлеге ватандашлары референдумда илнең бөтенлеген саклау белән чыкты, ә югары җитәкчелекнең канун бозу гамәлләре нәтиҗәсендә ил таркалды диелә.

Депутатлар фикеренчә, мондый гамәлләр өчен вакыт кысалары билгеләнми һәм Горбачевның хәзер җинаять җаваплыгыннан котылып калырга бернинди иммунитеты да юк.

Бу мөрәҗәгать “Бердәм Русия” дән Евгений Федоров, Антон Романов, КПРФтан Иван Никитчук, Олег Денисенко һәм ЛДПР фракциясе вәкиле Михаил Дегтяров тәкъдиме белән әзерләнгән.

Горбачев депутатларның тәкъдимен ахмаклык һәм үзләрен күрсәтергә теләү буларак бәяләде.

“Интрефакс”ка биргән әңгәмәдә ул бу тәкъдим уйланмаган һәм тарихи фактлар ягыннан караганда дәлилләнмәгән дип әйтте.

“Минем кемгәдер комачаулавыма дәлил бар – соңгы 20 көн эчендә берничә тапкыр мине үлгән дип хәбәр иттеләр. Намуссызлар алар”, ди Горбачев.
XS
SM
MD
LG