Accessibility links

пәнҗешәмбе, 23 ноябрь 2017, Казан вакыты 16:13

Донецкида күмер базында шартлауда җиде күмерче һәлак булды


Скочинский исемендәге күмер базында шартлаудан соң. 8 июнь 2009
Җомга Донецкида академик Скочинский исемендәге күмер базында шартлауда җиде кеше һәлак булды, бер кеше яраланды. Бу хакта “Интерфакс-Украина” белдерә.

Украина Госгорпромнадзор мәгълүматларына күрә, бер чакрымнан артыграк җир астында бергә кушылган һава һәм газ шартлаган. Бу вакытта җир астында 78 күмерче булган.

Күмер табу туктатылган, иминлек кагыйдәләрен бозу маддәсендә җинаять эше кузгатылган.

XS
SM
MD
LG