Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яценюк: Украина конституциясенә үзгәрешләрне президент сайлауга кадәр кертергә


Арсений Яценюк
Арсений Яценюк
Украина премьер-министры Арсений Яценюк, ил төбәкләрендә преферендумнар үткәрү махсус канун кабул итүне таләп итә һәм 25 майда үтәчәк президент сайлага кадәр конституциягә үзгәрешләр кертелергә тиеш дип белдерде.

Яценюк бу хакта Донецкида көнчыгыш төбәкләр башлыклары белән булган очрашуда әйтте. Аның сүзләренчә, хакимият 2012 елның 3 июлендә парламент кабул иткән "дәүләтнең тел сәясәте кануны"н кире кагарга җыенмый. “Бу канун Украина яшәүче рус телендә сөйләшүчеләр теләген чагылдыра”, ди Яценюк.

Премьер Русия яклы протестчыларга карата көч куллануга каршы һәм Луганскида иминлек хезмәте бинасын басып алганнарга бирелергә кушты.

Бүген Украинаның көнчыгышында кризисны хәл итү өчен Киев күрсәткән 48 сәгатьнең вакыты чыкты. Хәбәрчебез белдерүенчә, Лугански һәм Донецкида Русия яклылар басып алган хакимият биналарына һөҗүмнәр булмаган.

Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов, әгәр хөкүмәт биналарын басып алганнар коралларын тапшырса, авыр җинаять кылмаучылар ярлыканачак, дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG