Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия премьеры Эрдоган Twitter-ны салым түләмәүдә гаепләде


Рәҗәп Тайип Эрдоган
Рәҗәп Тайип Эрдоган
Төркия премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган Twitter-ны салым түләмәүдә гаепләде. Эрдоган шимбә көнне Twitter, YouTube һәм Facebook халыкара ширкәтләр, аларның максаты керем алу, дип белдерде. Аның сүзләренчә, Twitter салым түләми һәм Төркия хакимияте якын арада бу хәл белән шөгыльләнәчәк.

Төркиядә муниципаль сайлауларга күп вакыт калмаган иде, мартның икенче яртысында хөкүмәт карары белән Төркидә Twitter тыелды. Апрель башында илнең конституция мәхкәмәсенең Twitter-ны тыю ватандашларның үз фикеләрен белдерү хокукын боза дигән карары чыккач бу социаль челтәр яңадан эшли башлады.

Эрдоган даирәсендәге түрәләрнең коррупциядә катнашы булырга мөмкин дигән материаллар Twitter-га куелгач хакимиятләрдә челтәргә карата ризасызлыклар башланды. Twitter-дан кала хакимиятләр YouTube-ны да тыйды. Анда түрәләрнең Сүриягә хәрби чара мөмкинлеген тикшергән видео куелган иде.
XS
SM
MD
LG