Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарларны җирләреннән куарга дигән хәбәр дөрес түгел"


Якшәмбе көнне "Парламентская газетада" чыккан һәм социаль челтәрләрдә тиз таралган "кырымтатарларны яшәгән җирләреннән куу карары" турындагы хәбәрне шул ул басма бүген кире какты. "Парламентская газета" үз сәхифәсенә һөҗүм булганын һәм ул хәбәрнең сәхифәне ватып керүчеләрнең урнаштырганын белдерде.

Мәкаләдә Федераль миграция хемәте башлыгы сүзләренә нигезләнеп Кырымга кайткан татарларны буш җирләрдә үзләренә йортлар төзүен канунсызлык, аларны куарга кирәк, дип язылган иде.

Аннексияләнгән Кырымда узган җомга яңа конституция кабул ителде. Кырымтатар мәҗлесе, төп канунда татарларның иҗтимагый-сәяси тормышка катнашуын һәм җирле халкы булуын гарантияләгән кануннар юк, дип аңа ризасызлык белдерде. Конституция шимбә көнне гамәлгә керде.
XS
SM
MD
LG