Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либия башкаласы Триполида Үрдүн илчесе урланган


Либия башкаласы Триполида Үрдүн илчесе Фаваз әл-Итанны кораллы кешеләр урлаган. Бу билгесез кешеләр әл-Итан утырып барган машинага һөҗүм иткән. Йөртүче яраланган.

Ике көн элек Либиянең премьер-министры Абдулла әл-Тани, үзенең һәм гаиләсенең һөҗүмнәргә дучар булуын әйтеп, вазифасыннан китүен белдергән иде.

Гыйнвар аенда Триполида Мисырның биш дипломаты урланып бернкадәр вакытка тотык итеп алынды. Британия илчесенең сагы да ракета һөҗүменә дучар булды.

Диктатор Мөәммәр Каддафи режимы юк ителеп өч ел узгач та Либиядә вазгыять тынычсыз булып кала.
XS
SM
MD
LG