Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көньяк Корея янында баткан паромда 300гә якын кеше хәбәрсез югалган


Көньяк Корея яр буенда баткан паромда 300гә якын кеше хәбәрсез югалган дип белдерелә. Көньяк Корея хакимиятләре ике кешенең батып үлүен раслады. 164 кеше коткарылган.

477 кеше булган паром чәршәмбе иртәсендә илнең көньяк-көнбатыш яр буенда батты.
Жирле мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, паромда күпчелеге бер мәктәпнең укучылары булган, алар Чеджу утравына юл алган.

Коткару өчен 18 боралак һәм 34 көймә җәлеп ителгән. Әлегә каза сәбәбе хәбәр ителми. Паром төпкә утырган дигән хәбәрләр дә бар.
XS
SM
MD
LG