Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җырчы Алексей Воробьев Лос-Анджелеста төпләнде


Русиянең билгеле җырчысы һәм актеры Алексей Воробьев Кушма Штатларның Лос-Анджелес шәһәренә күченүен белдерде. Бу хакта ул интернетта язды.

2013 елның гыйнварында ул Лос-Анджелеста юл казасына юлыккан иде. 2013 елның 11 маенда аның Русиягә кайтып "Деффчонки" телесериалында катнаша башлавы да хәбәр ителде.

"Аю почмагы", "Шәп ирләр", "Үз-үзләрен үтерүчеләр", "Лейтенант Кравцовның өч көне" һәм башка фильмнар аша тамашачыга таныш Воробьевның Лос-Анджелестагы өе тавыш яздыру студиясенә якын урнашкан.

Воробьев җырчы, актер булудан тыш БМОның СПИД-ка каршы Изге ният вәкиле булып тора.
XS
SM
MD
LG