Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстандагы президент сайлауда элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла алда бара


Элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла
Әфганстандагы президент сайлауда элекке тышкы эшләр министры Абдулла Абдулла үзенең көндәшеннән 11 процент чамасы күбрәк тавыш җыйган. Әфганстан үзәк сайлау комиссиясе белдерүенчә, тавышларның яртысын санау нәтиҗәләренә караганда, Абдулла 44,4 процент, элекке финанс министры Әшрәф Гани 33,2 процент тавыш җыйган.

Сайлауның тәгаен нәтиҗәләре 14 майда игълан ителәчәк.

Намзәтләрнең берсе дә 50 проценттант артык тавыш җыймаса, май ахырында икенче тур сайлау узачак.

5 апрельдә узган тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның 58 проценттан артыгы катнашты.
XS
SM
MD
LG