Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Русия ватандашлыгын алуны җиңеләйтүче канунны имзалады


Русия президенты Владимир Путин урыс телен белүчеләргә ватандашлык бирүне җиңеләйтүче канунны имзалады.

Русия паспортына хәзер Русия, СССР, Русия империясенә кергән җирләрдә яшәгәннәр, яисә бу җирдә якын туганнары гомер иткәннәр дәгъва кыла ала. Мәскәү белән халыкара килешү яки кешегә карамаган сәбәпләр булса чит ил ватандашлыгыннан ваз кичү таләп ителми.

Урыс телен белү статусын аралашу барышында махсус комиссия билгелиячәк.
XS
SM
MD
LG