Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә мигрантларга урыс теленнән имтихан тапшыру мәҗбүригә әйләнде


Русия президенты Владимир Путин мигрантларга урыс теленнән имтиханы бирүне мәҗбүр итүче канунны имзалады. Бу хакта президент сәхифәсе хәбәр итә.
Бары тик югары квалиикацияле белгечләр һәм 1991 елның 1 сентябренә кадәр мәктәпне тәмамлау турында аттестат алучыларга гына ташлама ясала.

Башкаларга урыс телен, Русия тарихын һәм кануннар нигезен белүне имтиханда исбатларга туры киләчәк.

Имтихан тапшыручылар сертификат алачак. Аны сынау алу урыннарында бирәчәкләр.

Сертификат биш ел гамәлдә булачак.
XS
SM
MD
LG