Accessibility links

Байден: АКШ Украинага икътисадны торгызуда ярдәм итәргә әзер


АКШ вице-президенты Джо Байден Киевта чыгыш ясап Американың Украинага аның икътисадын торгызуга ярдәм итәчәген әйтте.

Байден сүзләренчә, Украинада әле коррупцияны бетерү һәм башка мөһим проблемнарны хәл итү өчен шактый эшләргә туры киләчәк. Вашингтон украин лидерларын милләтне туплауда, илнең энергетик бәйсезлеген булдыруда ярдәм итәргә әзер.

Украин парламенты вәкилләре алдында чыгыш ясап, Байден, Украинада 25 майда узачак президент сайлавы ил тарихында иң мөһим вакыйга булачагын белдерде.

Бүген Байден Украина президенты вазифасын башкаручы, Югары Рада спикеры Александр Турчинов белән очрашты.
XS
SM
MD
LG