Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аваков: Украина көнчыгышында террорга каршы чаралар дәвам итә


Украина хакимияте илнең көньягында террорга каршы чараларның туктап торуы турындагы хәбәрне кире какты. Эчке эшләр министры вазифаларын башкаручы Арсен Аваков Русиянең Украина белән чиктәш районында хәрби сынаулар башлавы турындагы белдерүеннән соң, Украинаның чараларны туктатып торуы турындагы сүзләрнең дөреслеккә туры килмәвен әйтте.

Алдагы көнне Украина президенты вазифаларын башкаручы Александр Турчинов телевидениедә илнең көньяк-көнчыгышында чараларның дәвам итәчәген раслады.

Аваков шулай ук «Уң сектор»ның сепаратистларга каршы чараларда катнашуы турындагы мәгълүматны кире какты. Аның сүзләренчә, чараларга бернинди сәяси һәм иҗтимагый оешма вәкилләре кертелми.
XS
SM
MD
LG