Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә татар телен саклау кыенлаша бара


Төмән өлкәсендә авыл мәктәбе
Төмән өлкәсендә авыл мәктәбе

Төмән өлкәсендә себертатар телен торгызабыз дип сөйли-сөйли мәктәпләрдә булган татар телен дә югалта баралар.

Төмән өлкәсендә татар теле укытылуның 1970-1980нче еллардагы хәле белән бүгенге хәлен чагыштырсаң, җир белән күк арасындагы кебек аерманы күрәсең. Татар мәктәпләрендә барлык фәннәр урыс телендә укытылса да, туган тел белән әдәбиятны укытуга 5әр сәгать бирелә, сыйныфтан тыш эшләр дә татар телендә иркен алып барыла иде, өлкә башкарма комитетына, Коммунистлар партиясенең өлкә комитетына иркен кереп, милли мәгариф мәсьәләләрен уңай хәл итеп була иде. Шуңа татар теленең кулланыш даирәләре тарайган, татар телендә мәгълүмат чаралары булмаган, бүген шаулап-гөрләп үтә торган сабантуйлар булмаган ул заманда туган тел әйбәт сакланды, авыллардан чыккан балалар туган телдә иркен аралаша, татар әдәбиятын укый иде, милли мәгариф системының булуы тел саклануга төп нигез булды.

РСФСР күләмендә татар теле саклануда Төмән өлкәсе иң алдынгылардан булды. 1990нчы елларда милли хәрәкәтнең гөрләп үсеп китүенең нигезе – әйбәт сакланган туган тел, чикләнгән күләмдә булса да, милли мәгариф системының яшәп килүе иде.

Соңгы елларда милли үсешнең сүнә баруы туган телнең хәле авыраюга, мили системның юкка чыгуына турыдан-туры бәйле. Демократик үзгәрешләр чоры туган тел үсешенә ирек биргән кебек булса да, икътисад, мәгариф өлкәсендәге реформалар Русиядә урыс теленнән башка телләрнең хәлен авырайтканнан-авырайта барды.

Төмән өлкәсендә исә татар теле аеруча зур зыян күрде. Беренчедән, губернатор Сергей Собянин илдә беренче булып башлап җибәргән бюджет акчаларын оптимальләштерү безнең төбәктә иң зур зыянны милли мәгарифкә, туган телгә китерде, татар мәктәпләре күпләп ябылды. Кагыйдә буларак, ябылган татар мәктәпләренең укучылары урыс мәктәпләренә күчерелеп, татар балалары автоматик рәвештә туган телне өйрүнү хокукыннан мәхрүм булды. Әгәр 1990нчы еллар башында татар теле укытылган мәктәпләр саны 118 булса, бүген 54кә генә калды.

Икенчедән, мәктәпләрнең милли статусының этно-мәдәни компонент белән алмаштырылуы туган телгә икенче зур һәм көчле орым булды, аның дәрәҗәсен кинәт төшерде. Кайбер мәктәп җитәкчеләре: "Хәзер мәктәбебез милли мәктәп түгел, татар телен укыту мәҗбүри түгел, дип, йә туган телне укыту системыннан чыгарып ташлады, йә аңа бирелгән сәгатьләр санын киметте, аны укыту сыйфатына игътибар бетте.

Өченчедән, туган телләргә иң зур һөҗүм бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) булды. БДИда кулланылмаган татар теленә мәктәп җитәкчеләре генә түгел, ата-аналар да кирәкмәгән тел, аңа укучы көчен әрәм итергә тиеш түгел, дип карады. Барлык көч урыс телен һәм БДИга кергән фәннәрне укытуны яхшыртуга юнәлдерелде. Шулай итеп, туган телнең әһәмияте тагын да кимеде.

Дүртенчедән, себертатар телен торгызу идеясенең гамәлгә зур ялгышлыклар белән ашырылуы, дөресрәге, шул мәсьәлә тирәсендәге шау-шу, себертатар теле өчен дә берни бирмәде, татар теле өстенә дә тагын бер авыр фаҗига булып төште. Себер татарларын торгызу хәрәкәте төркеменең: "Әдәби тел безнең өчен колонизатор тел, ул безнең телебезне басып торды, үз туган телебез торгызылгач, милли мәгариф системын да булдырырбыз, милли мәктәпләр дә ачарбыз", дип игълан итүе Себер татарларының күпчелегенә көчле йогынты ясады, әдәби телнең милли үсештәге ролен төшерде. Нәтиҗәдә, татарлар арасында урыслашу тизләште.

Себертатар телен торгызу тарафдарларының туган телне менә мондый кызганыч хәлгә китергән хаталары түбәндәгедән гыйбарәт:

Аларның себертатар телен торгызу өчен зарур төп шартның – Себер татарларының үз дәүләтчелеге булмавын, күп диалектлардан торган бу телнең формалашкан әдәби теле булмавын, телне торгызуның фәнни нигезе – бу телдә укыту тәҗрибәсенең, традициясенең, йә фәнни, йә нәфис әдәбитының булмавын һәм укучыларның фикерләрен бу хәрәкәт кешеләренең исәпкә алмавы уңай нәтиҗәләргә ирешү мөмкинлеген юкка чыгарды, татарларны ике төркемгә бүлеп, милли үсеш хәрәкәтен тоткарлаучы киртәгә әверелде. Ә укучылар: "Мәктәптә әдәби тел укытылырга тиеш, ансыз татар дөньясыннан төшеп калачакбыз, әдәби телне белсәк, үз ана телебезне дә онытмабыз", диләр иде.

Ике-өч һәвәскәр каләм тибрәтүченең себертатар теле дип, аерым район йә авыллар сөйләшендә язылган шигъри үрнәкләрен себертатар әдәбияты дип тәкъдим итеп милләттәшләребезнең әдәби зәвыгын һәм татар әдәбиятының, туган телнең милли үсештәге ролен генә төшерделәр.

Милли үсеш хәрәкәте активистларының туган тел язмышы белән кызыксынмавы, туган телне саклау мәсьәләләрен хәл итмәве, барлык утырыш-җыеннарны, конференцияләрне урыс телендә үткәрүе туган телне тормышта, милли яшәештә кирәкмәгән тел итеп күрсәтте.

Милли үсеш хәрәкәтенең үз төп бурычыннан – туган телне саклау һәм үстерү бурычыннан тайпылып, урыс телендә милли бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары үткәрү белән мавыгуы татар теленең кулланыш даирәләрен ахыр чиккә китереп тарайтты, Себердә туган телнең юкка чыгу куркынычын көчәйтте. Соңгы ике ел аралыгында җыелган мәгълүматлар шуңа ачык дәлил.

Яркәү районының татар Олы Тархан авылында урта мәктәп бар иде. Өлкә хакимияте авыл халкы алдына ике мәсьәләнең берсен хуплау тәкъдиме белән чыкты: йә Ялутор белән Тубыл трактын бәйләү өчен авылдан ерак түгел аккан Тубыл елгасы аша күпер салырга, йә Олы Тарханда мәктәпкә яңа бина төзергә. Икесенең берсен генә эшләргә мөмкин. Юл авырлыкларыннан арган авыл халкы мәктәп төзүне түгел, болай да һичшиксез салыначак күпер төзелүне сайлады, йөзләп укучысы булган мәктәпне ябарга, беренче сыйныфтан башлап, укучыларны елга аша урнашкан, бетеп барган зыяраннар авылы Староалександровкага күчерергә ризалык бирде.

Менә инде дистә еллап 6 татар авылы, шул исәптән Олы Тархан авылы, балаларын автобусларда шул мәктәпкә йөртәләр. Анда татар балалары саны 90 проценттан арта, ә туган тел укытылмый. Ата-аналар битарафлык күрсәтсә дә, бу мәктәпнең татар укучылары телиләр туган телнең укытылуын, ләкин ата-аналар, татар җәмәгатьчелеге тарафыннан инициатива күрсәтелмәгәч, анда туган телне укыту мәсьәләсе хәл ителми.

Шул ук районда Шатан дип аталган зур гына саф татар авылы бар, ә мәктәпкәчә яшьтән башлап, балалар анда урысча гына сөйләшеп үсәләр. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә бу авылда башта гомер буе эшләп килгән башлангыч мәктәп, соңрак балалар бакчасы да ябылды, бүгенге көндә 70ләп укучы урыс Аксарино авылы мәктәбенә, 20 бала шул авылдагы балалар бакчасына автобусларда йөртелә. Авылда эш юк, яшь аналар өйдә утыралар, мәктәпкә биргәнче балаларын өйдә тәрбияли алалар, ләкин аларны нәниләрен бакчага йөртергә мәҗбүр итәләр. Мәктәп җитәкчелеге шундый шарт куйган ата-аналар алдында: бакчага йөрмәгән, урыс телен белми үскән балаларыгызны мәктәпкә кабул итмәячәкбез.

Башка авыллардан аермалы буларак, әллә авыл халкының күпчелеген әдәби телнең кадерен белгән казан татарлары тәшкил иткәнгә, авыл кешеләре бу хәл белән килешмиләр, туган телдә тәрбияләнерләр, сәламтәмлекләре сакланыр иде дип, авылда бикле торган мәктәп бинасында балалар бакчасын торгызуны үтенеп район җитәкчеләренә йөрүдән еллар буе туктамыйлар. Әмма район җитәкчелеге аларның гозерләрен үтәми, чөнки авыл халкы белән исәпләшми, читтән, татар җәмәгатьчелегеннән аларга ярдәм итүче юк, соңгыларының эшләре юк мондый хәлләрдә.

Тубыл районының Екатерина патша заманында ук таш мәчет төзүгә ирешкән, тирә-юнь өчен рухи-мәдәни учак булып торган Торбы авылы халкы 7-8 ел элек авыл мәктәбен үзе яптырып, балаларын шулай ук автобуста күрше урыс авылына йөртеп укыта. Авыл өлкәннәре сөйләве буенча, безгә ят булган әдәби телне укытып, балаларның башын катырмасыннар, балаларыбыз урыс телен яхшырак белсеннәр, дип авыл үзе яптырткан татар теле укытылып торган мәктәпне. Хәзер оныкларының үзләре белән дә урыс телендә генә сөйләшүләреннән гаҗиз Торбы өлкәннәре. Телсез калгач, гореф-гадәтләрне дә санга сукмаслар, онытырлар дип борчылалар, себер татарларын торгызу тарафдарларының йогынтысына бирелүләре өчен үкенәлә. Әмма мәктәпне кире кайтару, йә татар балалары күпчелекне тәшкил иткән шул урыс мәктәбендә татар телен укытуны кертү өчен хәрәкәт итмиләр, "поезд китте инде" дип уфтанудан ары уза алмыйлар.

Халкының 40лап процентын татарлар тәшкил иткән, 25 еллап әле бер, әле икенче татар җитәкләгән Вагай районы үзәге мәктәбендә хәзерге вакытта 120ләп татар баласы укый – барлык укучылар санының 16 проценты. Ә татар теле укытылмый, хәтта түгәрәк рәвешендә дә. Күп еллар дәвамында бу мәктәпне дә татар кешесе җитәкләде. Урыс милләтеннән булган хәзерге мөдир татар телен укытуны кертергә бүгеннән әзер, ләкин йә ата-аналар, йә укучылар теләк белдерми. Без бит көчләп укыта алмыйбыз аларга татар телен, ди мөдир. Русия мәгариф кануны нигезендә туган телне мәктәптә укыту мәсьәләсенең ата-ана карамагына калдырылуы нәтиҗәсе бу.

Татар балалары укучыларның 40тан артык процентын тәшкил иткән Түбән Тәүде районының Бухтал мәктәбендә дә шундый ук хәл.

Төмән районының Салер татар авылы белән Урыс Салаер авылы соңгы елларда гына тоташты. Элек-электән алар өчен бер мәктәп – Урыс Салаер авылында, татар теле шулай ук укытылмый. Шунысы гаҗәп, шул авыл кешеләре белән аралашканда туган тел укытылмавына ризасызлык белдерәләр, ә укытылсын иде дигән теләкләрен мәктәп җитәкчелегенә дә, район һәм өлкә мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә дә җиткермиләр.

Шушы ук Төмән районының Боровой, Богандинка бистәләрендә, Тубыл шәһәре кысаларына кергән Сумкино поселогында һәм өлкәнең күп кенә шундый бистәләрендә меңнәрчә татар яши, ә туган телебез укытылмый.

Шәһәрләргә килгәндә, 80 меңләп татар яшәгән өлкә үзәге Төмән шәһәренең элекке татар авылы булган Кырынкүл бистәсендә ХХ гасыр башында төзелгән агач мәчеттә урнашкан, шул авыл балалары гына укыган татар этномәдәни компонентлы мәктәптә атнасына ике сәгать, Тубыл шәһәренең 15нче санлы урыс-татар мәктәбендә факультатив рәвештә укытылудан гайре, шәһәрләрдә татар телен укыту мәсьәләсе хәл ителми, ә соңгы елларда авылларда эшсезлек хасил булганлыктан, балалы яшьләрнең күпчелеге шәһәрләргә күчте. Димәк, туган телне өйрәнә алмый торган балаларның саны елдан-елга арта бара.

Туган тел бүгенге хәлендә укытылган шәһәр мәктәпләреннән балалар татар телен белеп чыга дип әйтеп булмый. Узган елдан алдагы елда Төмәнгә танылган балалар шагыйрәсе Резеда Вәлиева килгән иде. Ул Тубылга бару теләген белдерде. Этномәдәни компонентның гамәлгә югары дәрәҗәдә ашырылуы белән дан тоткан 15нче санлы мәктәптә очрашуны җитәкчеләре белән алдан ук сөйләшеп хәл иттек. Очрашуның мәктәпнең шигърият сөюче укучылары белән тулы тамашалар залында үтүен күз алдына китереп барды шагыйрә. Без барып кергәндә укучылар таралмаган иде әле, ләкин безне залга түгел, бер сыйныф кабинетына чакырдылар. Бара-барышлый бер татар милләтеннән булган укытучы Резеда Вәлиевага якынлашып, колагына пышылдады: "Наши дети русскоязычные, говорите с ними на русском языке". Бүлмәдә 2-3нче сыйныф балалары гына җыелган иде – барлыгы 20дән артыграк бала булды. Тулы җөмләләр төзеп сөйләшә алмасалар да, алар белән аз-маз туган телдә аңлаша алдык.

Ник курыктылар мәктәп җитәкчеләре Казаннан килгән шагыйрә белән югары сыйныф укучыларын очраштырудан? Бу безгә сер булып калды. Хәер, бәлки югары сыйныф укучыларының туган телне белмәүләрен күрсәтәселәре килмәгәндер.

Шул ук шәһәрнең Татар мәдәният үзәгендә бер булуымда каршыма елмаеп килгән ике яшүсмер кызны туктатып сөйләшеп киттем, 15нче мәктәп укучылары икән. Татар телен өйрәнәсезме, дигән соравыма алар урысча:
– Элек йөри идек татар теле дәресләренә, хәзер туктадык, йөрмибез.
– Ник? Туган телебезне беләсегез килмимени?
– Бик беләсебез килә, ләкин уку көне беткәч татар балалары өчен сирәк кенә үткәрелгән дәресләрнең безгә кызыгы бетте, әти-әниләр дә татар телен өйрәнеп көч әрәм итмәгез, диделәр.

Төмән дәүләт университетында һәм Тубыл социаль-педагогика академиясендә 15 елдан артык эшләгән татар бүлекләре укырга керергә теләүчеләр булмау сәбәпле үзләреннән-үзләре юкка чыктылар. Сәбәбе бер – туган телнең кирәге бетте, үсеш перспективасы юк.

Татар теле укытылган мәктәпләрдә дә югарыда телгә алынган сәбәпләр аркасында укучыларның татар теле буенча белем дәрәҗәләре түбәнгә төшкәннән-төшә бара. Моны ел саен үткәрелеп килгән олимпиада нәтиҗәләре дә күрсәтә. Авыл мәктәпләреннән өлкә татар теле һәм әдәбияты олимпиадасында катнашучы иң көчле балалар арасында да Тукайны белмәүчеләр шактый.

Мәктәпләрдә туган телне өйрәнгән татар балаларының өлеше 30 процентка да җитми хәзер. Юнеско карашынча, туган телне өйрәнмәгән, белмәгән балалар саны 30 проценттан артса, бу халыкның теле юкка чыга. Ә бездә туган телне өйрәнмәгән татар балалары саны 70 проценттан артык.

Ханты-Манси университеты профессоры Равил Вафеевның Татарстан фәннәр академиясендә яклаган докторлык диссертациясенең төп нәтиҗәсе – татар телен укыту, саклау шартлары уңай якка үзгәрмәсә, 112 елдан соң (хәтерем ялгышмаса, ялгышсам да, күпкә түгел, йөздән бераз гына артык икәнен хәтерлим) Себердә татар теле бөтенләй юкка чыгачак.

Шуннан соң 10 елдан артык вакыт үтте, туган тел өчен шартлар тагын да кискенләште. Ә, шуннан чыгып, бүгенге вәзгыять уңай якка үзгәрмәсә, туган телебезнең тагын 100 ел яшәвен күз алдына да китереп булмый.

Йомгак ясап әйткәндә, туган телне саклау шартларын юкка чыгаруга юнәлтелгән икътисад һәм мәгариф реформалары гына түгел, татар халкының үзенең туган телне саклау өчен тырышмавы телне һәлакәткә китерә. Халык бүген туган тел язмышына битараф. Иҗтимагый милли-мәдәни оешмалар арасыннан хакимият таныган, финанс ярдәме күрсәтеп торган милли-мәдәни мохтариятләр милләтне үстерү, туган телне саклау максатыннан читләшеп, халыкның милли үзаңын бәйрәмнәр, күңел ачу чаралары белән аңлы рәвештә томалыйлар, урыслашуга этәрәләр. Матбугатта андый чараларның күкләргә чөеп макталуы – чын үсеш билгесе түгел, чума вакытында типтерү шикелле генә.

Бу – Төмән өлкәсенең татарлар борынгы заманнардан төпләнеп яшәгән көньяк төбәкләрендәге хәл. 100 меңнән артык татар яшәгән Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автонмияле округларында исә татар телен укыту бөтенләй дә оештырылмаган.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG