Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан язучылар берлегендәге тарткалаш тәмам


25 апрельдә узган утырыш
25 апрельдә узган утырыш

Башкортстан Язучылар берлеге җыенының икенче утырышы эшен тәмамлап, яңа идарә сайлады. Идарәгә сайланган 22 әгъзаның 18е башкорт язучысы.

25 апрельдә Башкортстан язучылар берлеге еллык утырышының икенче өлеше узды. Хәбәр итүебезчә, язучылар берлегенең 11 апрельдә узган еллык утырышында яңа рәис сайланган иде. Ләкин утырышта микрофоннар өзелеп, чара узган бинаны бушату кирәк булу сәбәпле идарә сайланмаган иде. 25 апрельдә Уфаның Актерлар йорты бинасында узган чарада яңа идарә сайланды. Идарәгә 22 кеше сайланды. Яңа сайланган идарә әгъзаларының икесе урыс, икесе татар милләтеннән, калганнар титул милләт дип аталучылар.

Урыс язучылары берләшмәсенең проза секциясе рәисе Игорь Фролов Азатлыкка: "Идарәгә башкорт поэзиясе, прозасы, балалар шигърияте, сатира-юмор, драматургия секцияләре җитәкчеләре керде. Ләкин урыс язучылары берләшмәсе һәм татар язучылары берләшмәсенең секция җитәкчеләре идарәгә кермәде. Бу хәл язучылар берлегендә дә милли тигезлек булмавы турында сөйли", дип белдерде.

Чара ахырында резолюция кабул ителде. Анда язучыларга ял йортлары булдыру, пенсиягә чыккан һәм халык язучыларының пенсияләренә өстәмә түләүләр кертү, берлек әгъзаларының биш елга бер китапларын чыгару кебек мәсьәләләр кергән.

Утырыш тәмамланганнан соң бер төркем язучылар Уфада Габдулла Тукай яшәгән бинага куелган тактаташка чәчәкләр салдылар. Анда халык шагыйре Марат Кәримов чыгыш ясап, Тукай әсәрләренең әдәби кыйммәте турында сөйләде. Шагыйрь Мөхәммәт Закиров Тукайга багышланган шигырен укып ишеттерде.
XS
SM
MD
LG