Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Олада "Мин марича сөйләшәм" чарасы үтәчәк


Сишәмбе 29 апрель көнне Мари иле башкаласы Йошкар-Олада "Мый марла ойлем", ягъни "Мин марича сөйләшәм" чарасы үтәчәк.

Мари яшьләре бу чараны инде алтынчы ел оештыра. Аны уздыру нияте белән "ВийАр" исемле мәдәниятара бәйләнешләр җәмгыяте чыккан булган. Соңгы елларда бу чараны оештырырга мәдәният, матбугат чаралары һәм милләтләр эшләре министрлыгы, республиканың Яшьләр хөкүмәте, Русиянең фин-угыр университетларында укучы студентлар һәм аспирантлар берләшмәсе, Руспубликаның Палантай исемендәге мәдәният һәм сәнгать коледжы да ярдәм итә.

Яшьләр бу бәйрәмне мари теле һәм мәдәниятенең саклануы һәм үсеше өчен оештыруларын белдерә. Җырлар, биюләр һәм милли уеннар белән барачак бу чарада оештыручылар Йошкар-Олада марича язуларны тикшерү нәтиҗәләрен, халык арасында уздырган сораштыру йомгакларын да игълан итәчәк.

"Мин татарча сөйләшәм!” чарасы исә 26 апрельдә Казанның Бауман урамында тугызынчы тапкыр узды.
XS
SM
MD
LG