Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге һәм Япония чикләүләр кертелгән кешеләр исемлеген яңартты


Европа Берлеге Украина кризисындагы роле өчен җәза алачак кешеләр исемлеген яңартты.

Брюссель исемлегендә Русия хәрби көчләрнең генераль штаб башлыгы Валерий Герасимов, Саклану министрлыгының тикшерү идарәсе башлыгы Игорь Сергун, хөкүмәт башлыгы урынбасары Дмитрий Козак, Дума вице-спикеры Людмила Швецова. Барлыгы исемлектә 15 кеше, алар арасында Кырым, шулай ук Донецки һәм Лугански шәһәрләрендә рус милләтчеләре җитәкчеләре бар.

Европа Берлегенең тышкы сәясәт башлыгы Кэтрин Эштон бу мәсьәләдә борчылу белдерде. Аның сүзләренә караганда, исемлектәге кешеләрнең гамәлләре Украина таркатуга юнәлдерелгән. Бу кешеләргә Европа илләренә виза бирелмәячәк һәм аларның чит илләрдәге акчалары туңдырылачак.

Япония тышкы эшләр министрлыгы да Русия ватандашларына виза бирү тәртибен җиңеләйтү турында сөйләшүләрне кичектерүен белдерде һәм Япониягә виза бирелмәячәк 23 кешедән торган "кара исемлек" төзелде, дип хәбәр ите. Исемлеккә керүчеләр турында мәгълүмат юк, алар арасында Русия хөкүмәте рәсмиләре булуы мәгълүм.
XS
SM
MD
LG