Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмәндә татар телен яхшы белүче ачыкланды


Беренче һәм икенче урын алган Хәдичә Абдулова һәм Диана Гыйндуллина
Беренче һәм икенче урын алган Хәдичә Абдулова һәм Диана Гыйндуллина

Төмән шәһәренең “Этнос” иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәгендә “Татар телен яхшы белүче” бәйгесенең финалы үтте.

Бу бәйгене без ел саен үткәрәбез, ул балаларның туплаган белемнәренең нәтиҗәсен ачыклау чарасы булып тора. Быелгы бәйге елдагыдан катлаулырак булды: сораулар да авыррак, турлар саны да елдагыча өчәү түгел, ә алтау иде. Шуңа да соңгы турга кадәр үткән балалар да шактый кимеде.

Катлауландыруның сәбәбе дә куанычлы: быелгы елның гыйнвар аена кадәр атнасына ике сәгать кенә туган телләрендә белем алган балалар, хәзер аны алтышар сәгать үзләштерәләр, - дип шатландырды үзәкнең директор урынбасары Рәчига Фәйзуллина.

Бәйгедә катнашучы балалар
Бәйгедә катнашучы балалар
Зал татар рухын чагылдырып бизәлгән, темага туры китереп укучыларның рәсемнәре, кулланма сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырылган һәм туктаусыз татар җырлары яңгырап торуына игътибар итүен белдерде тамашачы Элина Рыханова. “Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры башкарылды. Халыкны татар теле укытучылары Наисә Гайнельянова белән Әлфинур Касыймова сәламләп, хөрмәтле кунаклар, жюри әгъзалары, бәйгедә катнашучы алты укучы белән таныштырдылар, аннары сүзне үзәк директоры Александр Градусовка тапшырдылар. Ул апрель аеның беренче атнасында шәһәрнең татар теле укытыла торган мәктәпләрендә сайлап алу туры үтеп, җиңүчеләрнең финалга җыелганнарын әйтеп, ярышучыларга уңышлар теләде, - дип сөйләде ул.

Жюри һәм катнашучылар, укытучылары
Жюри һәм катнашучылар, укытучылары
Укучыларның эшләрен жюри рәисе - шәһәрнең 52нче мәктәбе җитәкчесе Алевтина Манкаева, әгъзалары - өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Җиһаншин, Рәчига Фәйзуллина күзәтеп бардылар. Ярышларда 5нче сыйныф укучылары грамматика, уку, тәрҗемә эшен, мәдәниятне белүләре, үзләре турында сөйләү һәм башка биремнәрне үтәүдә көч сынаштылар.

Биремнәрдә өлкәбез фольклорчысы Хәмит Ярми иҗатыннан алынган әкиятләр дә бар иде. Алар аның 110 еллык юбилее хөрмәтенә кертелгәннәр.

9нчы мәктәп укучысы Хәдичә Абдулова Рөстәм Мингалимовның “Дуслар гына булсын” шигырен бик сәнгатьле итеп сөйләде. Шулай ук 72нче мәктәптән килгән рус малае Павел Олейников Резедә Вәлиеваның “Әниләр бәйрәме”н, 36нчы мәктәп укучысы Линар Дәүләтбаев Габдулла Тукайның “Туган тел”ен, 9нчы мәктәп укучысы Диана Гыйндуллина Әминә Бикчәнтәеваның “Дәү әнием” шигырьләрен башкарулары тамашачылар күңеленә хуш килде.

Өй эше итеп Хәдичә татар халкының милли ашы - чәк-чәк пешереп алып килгән, әлеге ризык турында сөйләп, тамашачыларны сыйлады. Диана - хатын-кызлар калфагы, Линар - уен коралы курай, Алинә Гыйззәтуллина - милли хатын-кызлар һәм ир-ат костюмнары, Паша - Сабантуй, ә Алексей Габдуллин Корбан бәйрәмнәре турында бик кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Укучылар киләсе турга әзерләнгән арада, кунакларның көтү минутларын бизәп, үзәктә җыр түгәрәгенә йөрүче кызлар – Азалия Сәетова, Диана Чәләлетдинова, Лилия Шәмсетдинова, Зәринә Ногманова матур җырлар башкардылар. Ә инде жюри әгъзалары иң-иңнәрне сайлаганда, кунаклар балаларның кул эшләре белән таныштылар.

Элина монда тырышып татар телен өйрәнгән урыс малае Пашага игътибар иткән һәм аның белән аралашып та өлгергән.

Урыс егете Паша
Урыс егете Паша
- Ул берүзе күз явын алырлык түбәтәйдә иде. Аның татар халкына булган хөрмәте тырышып телне өйрәнүендә, шигырьләр сөйләп, татар хәрефләрен дөрес әйтеп, җөмләләрне дөрес төзүендә дә күренеп торды. Паша бары тик “5”ле билгеләренә генә укый, татар һәм рус телләреннән башка инглиз телен дә өйрәнә, рәсемне дә оста ясый икән. Татар телен өйрәнү сәбәбен ул, татар милләтеннән булган дуслары күп булуы өчен һәм башка телләрне өйрәнергә ярдәм итә, дип аңлата. Ә аның теләген хуплаучы әбисе Татьяна Берчатова укытучысы Наисә Гайнельянова белән еш очрашып, өстәмә биремнәр алып, оныгының уңышлары белән кызыксынып та тора икән”, - дип гаҗәпләнеп сөйләде ул.

“Балалар матур итеп җөмлә төзи алырга, тәрҗемә итә белергә, шигырьләрне сәнгатьле башкарырга, сүзләрне дөрес әйтергә тиешләр иде. Бурычларны үтәделәр, нәтиҗә яхшы булды. Барысы да тырыштылар. Ә инде җиңүчеләргә гаиләдә татарча сөйләшү бик булышты дияр идем, - дип аңлатып китте укытучылары Наисә Гайнельянова. – Диана да, Хәдичә дә өйдә татар телендә аралашалар, ә Пашаның татар телен өйрәнүгә омтылышы зур.

Безнең дәресләр май ахырына кадәр бара. Аннары җәйге сәламәтләндерү һәм ял лагеры башлана. Анда төп игътибар татар телен өйрәнүгә бирелә. Шәһәрнең теләсә кайсы мәктәпләреннән татар телен өйрәнергә теләге булган балаларны ата-аналар безгә алып килә алалар.

Тагын да бер хыялыбызны әйтеп китәр идем: быел шәһәр күләмендә генә узган бәйгене киләсе елга өлкәкүләм оештырырга планлаштырабыз. Матди ягы хәл ителсә, барлык районнардан җыелган балалар белемнәрен сынарга мөмкинлек алырлар иде. Туган телне өйрәнүгә дә этәргеч булыр”.
XS
SM
MD
LG