Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиягә өмет итәсе юк


Төркиянең үзендә күпсанлы көрд халкы белән бик зур проблемалар бар
Төркиянең үзендә күпсанлы көрд халкы белән бик зур проблемалар бар
Татарлар арасында: "Безгә Төркия ярдәм итәр!" дигән зарарлы фикер киң таралган. Менә хәзер дә, Кырым вакыйгалары уңаеннан, шундый өметләр тагы да көчәеп китте. Иллә мәгәр, төптән ялгыш фикер бу: Төркиянең үзендә күпсанлы көрд халкы белән бик зур проблемалар бар. Төркия аларның телен дә, мәдәниятен дә танырга теләми, көрдләрнең бәйсезлек өчен кораллы көрәшен туктаусыз канга батырып килә, көрдләр яшәгән төбәкләрне иң түбән хәерчелектә тота, һәм башкалар.

Шуңа бәйле рәвештә, Төркия үзендә элек-электән милләтләрне төрекләштереп бетерү политикасы алып бара! Соңгы йөз ел эчендә инде анда Анадолу ярымутравында төп җирле халык булып яшәгән дистәләрчә тел һәм мәдәният бөтенләй юкка чыкты! Шуңа күрә Төркия бүтән илләрдәге, бигрәк тә Русиядәге милләтләрне берничек тә яклый алмый.

Татарстан суверенлык декларациясе игълан иткәч тә, нәкъ шул сәбәп аркылы, моны коры сүз белән дә хупламады. Русия белән бер-берсенең андый милли мәсьәләләренә катышмау турында ярым-яшертен бер килешү төзеп куйды да, эше бетте.

Төркиядә кырым татарлары миллионлап булса, соңгы 150 ел эчендә шунда күченгән казан татарлары кимрәк санда түгелдер, тик алар барысы да беренче буында ук төрекләштереп бетерелде. Бу илдә чиста татар авыллары да байтак, ләкин берсендә дә "татар мәктәбе" дигән нәрсә юк, "татар теле" дигән дәрес укыту да юк. Бер генә татар гәзите дә чыкмый, татарча һичбер китап бастырылмый, татар милли оешмалары турында да тарих белми.

Безнекеләр, менә, "империя!" дип лаф орырга бик яраталар, сүздә туктаусыз "империя җимерәләр" – Төркия милләтләрне бетерү ягыннан иң явыз империя булып тора да инде. Төрекләр безне хәттә "татар" дип танырга да теләмиләр, "төньяк төрекләре", "казан төрекләре" дип атауны кулайрак күрәләр. Төрки халыкларга карата "төрки" сүзен хәттә фәнни кулланыштан тыеп, барысын да әнә шулай "төрек" дип атарга кушалар.

Мәгәр, Төркиядә дә хакимияткә халык йогынтысы бар, прогрессив җәмәгатьчелек бар – шулар басымы астында Төркиянең рәсми җитәкчеләре, юк-юк та, дөньядагы изелгән төрки халыкларны яклап та сүз әйтергә мәҗбүрләр. Күптән түгел, мәсәлән, Кытайда уйгурларны кысрыклауга каршы шау күтәреп алдылар, дөрес, соңыннан бик тиз юмалап, Пекинга "дуслык визитларын" ешайттылар, әммә шулай да, ул визитларны уйгур иленнән, Урымчы каласыннан башлыйлар бит инде.

Хәзер исә Кырым белән нишләргә дә белмиләр – милли мәсьәлә күтәрүдән куркалар, Русия белән бозылышудан куркалар, тик бит АКШ белән бозылышырга да һич ярамый. Украина да иң якын күрше булып тора. Төркиядәге миллионнарча татарларны да ачуландырмаска кирәк. Нишләргә белмиләр, һәм бу хәлдән файдаланырга кирәк, билгеле.

Әммә, милли хәрәкәт политикасы алып барганда "болар үзебезнең төрекләр бит әле" дип алданмаска, барлык изелгән халыклар белән солидар эш итәргә кирәк безнекеләргә. Төркиядә көрдләр хокуксыз икән – без әнә шул көрдләр яклы булырга тиешбез. Мисырда христиан коптларга карата туктаусыз погромнар бара икән – без әнә шул коптлар белән теләктәш булыйк.

Зөбәер Мифтахов
Чаллы шәһәре

Азатлыкның "Халык сүзе" бүлегендәге язмалар авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG