Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Freedom House": Евразия илләрендә ирекле мәгълүмат чарасы юк"


"Freedom House" хокук яклау оешмасы, мәгълүмат чаралары иреге торышына багышланган соңгы хисабында, Евразия илләрендә "бер ирекле матбугат чарасы да юк", дип белдерде.

АКШта урнашкан хөкүмәттән бәйсез бу оешма хисапны 1 май көнне игълан итте. Анда 2013 елда дөньяның 197 илендә тикшерү нәтиҗәләре урын алган.

Русиядәге вазгыять соңгы дистә елда "иң катлаулы" чорына кергән, диелгән бу хисапта. "РИА Новости" мәгълүмат агентлыгының ябылуы, интернетта мәгълүмат ирегенең чикләнүе моңа мисал итеп китерелгән.

Русия төбәкләрдәге мәгълүмат чараларын контрольдә тота, блогосфераны һәм Русиядән бәйсез карашны чагылдырган халыкара хәбәрләр чыганакларын чикли.

"Freedom House" рейтингында 2013 елда Украина статусы да төшкән. Моның сәбәбе итеп "Евромайданны яктырткан журналистларга һөҗүмнәр" аталган.

Евразия киңлегендә мәгълүмат чараларына иң зур басым Беларус, Төрекмәнстан, Үзбәкстан һәм Иранда, диелгән "Freedom House" хисабында.
XS
SM
MD
LG