Accessibility links

Кайнар хәбәр

Террорга каршы комитет : Фәизгә һөҗүмдә шикләнелгәннәр тотылды


Террорга каршы комитет хәбәр итүенчә, 2012 елның июлендә Татарстан мөфтие Илдус Фәиз һәм аның ярдәмчесе Вәлиулла Ягъкубка "һөҗүмгә катнашы булуда гаепләнүче җинаятьчел төркем" тотылган.

1 майга каршы төндә Русиянең "Альфа" ФСБ төркеме ике кешене гаражда тоткан. Аларның берсе атышларда үлгән. Комитет бу ике кешене "Татарстанда террор гамәлләрен оештыруда гаепләнгән һәм күптән эзләнгән 1976 елгы Рәис Миңгалиев һәм 1979 елгы Беслан Назипов булуларын" белдерде.

Интернетта үзен "Татарстан мөҗәһитләре әмире" дип атаучы кешенең Рәис Мингалиев булуы ихтимал, дигән хәбәрләр булган иде.

2012 елның 20 августына каршы төндә Казан-Яшел Үзән юлында Яңа Чуаш авылыннан ике чакрымда табылган янган машинада булган дүрт кеше арасында мөфтигә һөҗүмгә катнашканнан булу ихтималы турында хәбәр ителгән иде, соңырак бу хәбәр кире кагылды. Шартлаган ВАЗ-2110 машинасында өч мәет, аннан 50 метрлык тирәдә машина калдыклары, шулай ук Калашников мылтыгы һәм дини китаплар табылуы хәбәр ителде.
XS
SM
MD
LG