Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилевны каршы алырга 5 меңләп кеше китте


3 май, 2014 ел
3 май, 2014 ел
Кырымтатар юлбашчысы Мостафа Җәмилевне каршы алырга дип чик буендагы Әрмәни базар (Армянск) авылына таба машиналарда биш меңләп кеше китте, дип белдерде Азатлыкның "Кырым.Хакыйкать" сәхифәсенә аның хатыны Сафинар Җәмилева. Алар арасында Мәҗлес рәисе урынбасары Нариман Җәләл, Кырымтатар корылтаеның үзәк сайлау коммссиясе рәисе Заир Смедляев һәм мәҗлеснең район бүлекләре җитәкчеләре дә бар.
Кырымтатарлар Мостафа Җәмилевне каршы ала, 3 май, 2014 ел
Кырымтатарлар Мостафа Җәмилевне каршы ала, 3 май, 2014 ел
Сафинар ханым сүзләренә караганда, бу чара белән кырымтатарлар үз җирләре буйлап ирекле хәрәкәт итү хокукы булуын, кичә Мостафа Җәмилоглуның Мәскәүдә Акмәчет очкычына кертелмәвенә ризасызлыгын күрсәтә.

"Мостафа Җәмилевне кертмәсәләр, җыелган халык өйләренә кайтып алга таба чаралар турында фикер алышачак", диде юлбашчының хатыны.

2 майда Мәскәү аша Кырымга кайтучы Мостафа Җәмилевне Мәскәү һава аланында кире борганнан соң, ул Киевка кайтырга мәҗбүр булды. Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов Азатлыкка хәбәр итүенчә, Җәмилев Киевтан машина белән тагын Кырымга юл тота.
XS
SM
MD
LG